ДК Химиков

ДК Химиков
ДК Химиков
Мы Вконтакте

Татарча

Химиклар мәдәният сарае – 1969 нчы елда төзелә һәм Казан шәһәренең алдынгы мәдәни-күңел ачу үзәге булып тора.
Мәдәният сарае тулы комплекты булган тавыш һәм кино видео проекцион аппаратуралы, DOLBY DIGITAL SURROUND EX системалы, әйләнүче сәхнәле 627 урынга исәпләнгән концерт залын һәм 153 урынга исәпләнгән кино залын үз эченә алып тора.

Мәдәният сараеның үзәк коллективларында 400 дән артык кеше шөгыльләнә. Алар арасында өлкәннәр һәм балалар өчен хореография, вокал буенча студия, брейк-данс, каратэ, бал биюләре, гитарада уйнарга өйрәнү, автомәктәп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән музыкаль-уенлы шөгыльләр, гармунчылар коллективы.

Болардан тыш «Тем, кому за…» һәм «Ретро кичәләр» мәдәни-күңел ачу юнәлешендә дә эш алып бару дәвам итә.
Мәдәният сараеның кафесы матур һәм уңайлы биналар тота: 100 персонга исәпләнгән тантаналар залы, 24 персона өчен VIP-зал. Менюда рус, татар милли һәм европа кухнясыннан ризыклар тәкъдим ителә.
Химиклар мәдәният сараена шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан килүе уңайлы: автобуста, троллейбуста, трамвайда «ДК химиков» тукталышына кадәр һәм метрода «Яшьлек» станциясенә кадәр барырга.

Безнең адрес:
420080, Татарстан Республикасы
Казан, Хөсәен Ямашев проспекты, 1.
Сайт: www.dkhimikov.ru
Тел.: +7 (843) 564-53-56
: +7 (843) 562-31-03


Контакты

  • Адрес: 420080, РТ, г. Казань, пр. Ямашева, д.1 (метро ст. Яшьлек)    Телефоны: 8(843) 564-10-01, 564-53-56     Email: 5645351 email mail.ru